Кайчандыр кәгазьдә һәм хыялда гына булган шәһәр төзергә килүчеләр вагоннарда яшәгән. Кышкы зәмһәрир салкын сөяккә кадәр үтеп керсә дә, аларның йөрәк кайнарлыгын сүндерә алмаган. Без алар хыялланган гүзәл калада яшибез, аларның эшен дәвам итәбез. Шәһәрдә берсеннән берсе зәвыклы торак йортлар төзелә. Аларда Беренчеләр юлын дәвам итүче буын яши. Бәйрәм көнендә 120 гаиләгә «Грин Хаус Парк» торак комплексындагы 5 катлы йорттан фатир ачкычлары ташырылды.